Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде (+фото)

Ел саен 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырыла.

Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район башкарма комитетының юридик бүлеге оештыруында район мәдәният үзәгендә бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде.

Чарада районара суд приставлары вәкиле, район социаль яклау бүлеге юристы, адвокат, нотариус, прокуратура, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты. Алар балигъ булмаган ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау мәсьәләләре, шулай ук мәктәптә укучыларның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү буенча чыгыш ясады.

Очрашу вакытында бала хокукына бәйле мәсьәләләр, опека һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар яңгырады.


 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала хокуклары