Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта берәүнең картасыннан акча урлаганнар

Полициянең кизү бүлегенә Балтач районында яшәүче бер ханым  гариза белән мөрәҗәгать иткән, ул мошенникларның корбаны булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, хатын-кызга кесә телефонына билгеләнмәгән заттан шалтырату килгән, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. «Банк хезмәткәре» телефон буенча сөйләшкәндә хатын-кызның банк картасыннан акчаны билгесез счетларга күчерүне һәм  үз ярдәмен картаны блокировкаларга тәкъдим итә. Хатын «банк хезмәткәре» сүзләренә ышанып,  картаны блокировкаларга ризалык белдерә.  Билгесез зат күрсәтмәсе буенча телефон аша сөйләшү барышында хатын-кыз банк картасының номерларын һәм кодын хәбәр итә. Мобиль кушымтадан файдаланып, мошенниклар аның банк картасыннан акча күчерү буенча операция башкаралар. Каракларның корбаны булуын аңлап, гражданка полициягә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча  җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев