Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта иң ришвәтчел урын кайда? (+фото)

Балтач муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы  утырышы узды.

Республикада 2018нче елда үткәрелгән сораштырулар нәтиҗәсе буенча 38 муниципаль район коррупциянең үз тормышына йогынтысын билгеләп үтте. 10 муниципаль берәмлектә: Апас, Арча, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Нурлат, Балык Бистәсе, Чистай һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге респондентларның 25%тан артыгы ришвәтчелек үз тормышларына тискәре йогынты ясый, дип күрсәтә. Сораштыруда катнашучылар социаль проблемаларга күбрәк борчыла.  Бигрәк тә, муниципаль хезмәтләр күрсәтү барышында коррупцион хокук бозулар – 20%, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар – 14,4%.

Мондый сораштыру Балтач җирлегендә дә уздырылды. Сораштыруда барлыгы 31 кеше катнашкан. Әйтергә кирәк, нәтиҗәләр куанырлык түгел.

Сораштыру нәтиҗәләре һәм утырышта күтәрелгән башка мәсьәләләр хакында "Хезмәт" газетасының җомга санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев