Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта "Игътибар балалар!" акциясе старт ала

Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында балалар катнашы белән 329 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларда 4 баланың гомере өзелде, ә 339 бала тән җәрәхәтләре алды. Шушы аварияләрнең 159ы җәяүле балалар белән булып,  1 бала үлде һәм 159 бала тән җәрәхәте алды.

Юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәпләре булып түбәндәгеләр тора: 
1. Юлна махсус билгеләнгән урыннан  чыкмау. 
2. Хәрәкәт иткән яки туктап торган машина яисә башка күзәтүгә комачаулык иткән башка нәрсәләр артыннан кинәт килеп чыгу. 
3. Кече яшьтәге балаланыңн урамда үзләре генә йөрүе. 
137 авария балалар пассажир булган очракта һәм монда 3 баланың гомере өзелде, 147 бала тән жәрәхәтләре алды. 
Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр республика күләмендә традицион «Игътибар, балалар!» профилактик чарасы игълан ителде. Чара вакытында җәяүле балаларның юлда дөрес йөрүенә, велосипедта 14 яше тулмыйча идарә итүчеләргә һәм 16 яше тулмаган балаларның скутер һәм мопедта йөрүләренә игътибар аеруча артачак. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөрүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан мәктәп һәм детсад яннарында рейдлар оештыралачак.

Тиздән ямьле жәй айлары бетеп, көз җитәчәк. Караңгы вакытта балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтарткыч элементлар булдырырга кирәк. Иң беренче балаларга юл кагыйдәсе таләпләрен төшендерүче кешеләр – без өлкәннәр, әти-әниләр. Балаларыбызга яхшы яктан гына үрнәк күрсәтик һәм игътибарлы булыйк. 

Лилия Һадиева 
«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учрежденисенең Балтач бүлеге житәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев