Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта «Игътибар балалар» айлыгы игълан ителде.

Агымдагы елныӊ 4 аенда республикада балалар катнашы белән 135 юл-транспорт фажигасы теркәлде, шуларда 4 баланыӊ гомере өзлеп 138 бала тән жәрәхәтләре алды.

Хәзерге вакытта җәяүле балаллар катнашы белән булган фажигаләр артуга бара. Статистикага күз салсак фажигаларныӊ өчтән бер өлеше җәйге вакытка туры килә. Балалар юл-транспрорт фажигаларын кисәтү максатыннан 15нче майдан 15нче июньгә кадәр республика күләмендә традицион профилактик чара «Игътибар балалар» айлыгы игълан ителде.
Айлык вакытында җәяүле балаларныӊ юлда дөрес йөрүенә, велосипедта 14 яше тулмыйча идарә итучеләргә һәм 16 яше тулмаган балаларныӊ скутер һәм мопедта йөрүләренә игътибар аеруча артачак. Шулай ук балаларныӊ куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөртүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан мәктәп һәм балалар бакчалары яннарында рейдлар оештыралачак.
Иӊ беренче балаларга юл кагыйдәсе таләпләрен төшендерүче кешеләр - без өлкәннәр, ә иӊ беренче чиратта әти-әниләр. Балаларыбызга яхшы яктан гына үрнәк күрсәтик һәм игътибарлы булыйк. Җәйге каникулларны исән-сау, һәвеф-хәтәрсез генә үткәрергә язсын.
Лилия ҺАДИЕВА,
Юл хәрәкәте иминлеге
фәнни һәм мәгариф программаларын
финанслау дирекциясенеӊ
Балтач бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250