Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы башлана. Кайчан?

Агымдагы елның 4 аенда Республика юлларында балалар катнашы белән 131 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларда 3 бала үлде, 140 бала тән җәрәхәтләре алды.

Шушы аварияләрнең 71 җәяүле балалар белән булса 54 авария балалар пассажир булган очракта һәм 5 очрак велосипед белән идарә итүче балалар катнашында. Балалар катнашы белән булган аварияләрнең өчтән бер өлеше җәй айларына туры килә. Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 20 майдан 2 июньгә кадәр республика куләмендә традицион «Игътибар, балалар» профилактик чара игълан ителде. Чара вакытында җәяүле балаларның юлда дөрес йөрүенә, велосипедта 14 яше тулмыйча идарә итүчеләргә хәм 16 яше тулмаган балаларның скутер һәм мопедта йөрүләренә игътибар аеруча артачак. Шулай ук алаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөрүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан мәктәп һәм детсад яннарында рейдлар оештыралачак. Тиздән җәйге каникуллар башланачак һәм юлларда балаларның хәрәкәте артачак. Караңгы вакытта балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтарткыч элементлар булдырырга кирәк. Иң беренче балаларга юл кагыйдәсе таләпләрен төшендерүче кешеләр- без өлкәннәр, ә иң беренче чиратта әти-әниләр. Балаларыбызга яхшы яктан гына үрнәк күрсәтик һәм игътибарлы булыйк.

Лилия Һадиева

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев