Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта ир белән хатын үзара ни өчен ызгышкан?

Балтачта күрәләтә ялган хәбәр (заведомо ложный донос) тараткан өчен ике җинаять эше ачылды

Росиия Федерациясенең Җинаятьләр Кодексының 306 маддәсендә күрәләтә ялган хәбәр (заведомо ложный донос) өчен җинаять җавапчылыгы каралган.

Бу маддәдә күрәләтә ялган хәбәр иткән өчен 120 мең сумга кадәр штраф салу, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, 2 елга кадәр төзәтелү (исправительные) эшләренә җибәрү, 6 айга кадәр арест, яисә2 елга чаклы иректән мәхрүм итү каралган.

Мондый очраклар безнең район җирлегендә дә очрап тора.

Быел район прокуратурасы тарафыннан Балтач район судына шундый 2 җинаять эше җибәрелде.

Районыбыз авылларының берсендә яшәп ятучы ир белән хатын эчкән баштан үзара ызгышып алганнан соң Балтач полиция бүлегенә бер-берсенә карата җинаять җавапчылыгына тартуны сорап гариза язалар: ире «хатын миңа кулына пычак тотып «үтерәм» дип янады» дип, ә хатыны исә «мине ир кыйнады» дип. Полиция хезмәткәрләре тикшерә барышында бу гаризалардагы хәбәрләрнең ялган икәнлеген ачыклый. Хатынның тән җәрәхәтләрен ире тарафыннан түгел, ә бәлки печәнлектән төшкәндә баскычтан егылып алган булуы ачыклана. Шулай ук ир белән хатын талашканда хатын кулындагы пычак белән суган чистарткан вакыты булуы, һәм бернинди дә иргә карата үтерүгә юнәлтелгән хәрәкәтләр ясалмавы тәгаенләнә. Тикшерү барышында алар полициягә гаризаларның бары тик бер-берсенә булган ачуларыннан гына язылуын таныйлар.

Аларның бу законсыз адымнары хокук саклау органнары тарафыннан җинаятьләр Кодексының 306 маддәсе буенча квалификацияләнә һәм ир белән хатынга җинаять эшләре ачыла.

Бүгенге көндә җинаять эшләре Балтач район судында. Якын арада мәхкамә аларга карата үз җәзасын бирер дип көтелә.

Үзара әрләшүләр була инде ул. Ләкин авызны чамалап ачарга кирәк. Бер очкан сүзне тотып булмый чөнки. Аның закон чиген үтеп чыгу куркынычы бар. Бу инде – яла ягу, ялган хәбәр бирү дигән җинаятьләр, димәк, зур күңелсезлекләр дә ерак түгел дигән сүз.

Гөлнара Галиуллина

район прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять җаваплылыгы