Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта кагыйдә бозучы шоферлар зур өстенлек ала.

Балтач урамнары машиналар күплеге буенча шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Хәзер бездә юлны аркылы чыгу урыннары да шактый, светофорыбыз да бар.

Әмма таләпләр генә төгәл үтәлми. Җәяүлеләр тарафыннан да, шоферлар тарафыннан да. Кагыйдәләр буенча гына машина белән идарә иткән һәм тиешле урыннан гына юлны аркылы чыккан кешеләрне һич кенә дә үпкәләтәсем килми. Тик бездә әле тәртип бозучылар барыбер зур өстенлек ала.
Җәй айларында тиешле урыннан юлны аркылы чыгарга торам. Ике яктан да машиналар туктады, әмма Норма ягыннан килгән бер машина юл кырыннан ук, туктап торган машиналарны да узып, тузан туздырып очты гына. Ничек уяулыгым белән артка бер адым атладым.
Инде бу хәлләргә шактый вакыт узды. Кичәтөшке ялдан эшкә килешем. Янәдән шул зебрада басып торам. Ник бер машина туктап, мине уздырсын. Әллә бу таләпләр районның үзәге өчен генәме? Кайда видеокамера, кайда ЮХИДИ хезмәткәрләре тора, шул урында гына җәяүлене уздыралар.
Фото: http://top55.info/news/newsid/17107/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250