Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта коррупциягә каршы ничек көрәшәләр? (+фото)

Балтач район башкарма комитетының утырышлар залында Балтач муниципаль районының   Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы  утырышы булып узды. 

Комиссия утырышын Балтач муниципаль район башлыгы  Нотфуллин  Рамил  Рәшит  улы алып бара. Комиссия   әгъзалары: Нотфуллин  Рамил  Рәшит улы, Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Гарипова Энҗе Фәрит кызы, Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Гайнетдинов Илһам Фидаил улы, Гафиуллин Раиф Нәкыйп улы, Зәкиев Вакыйф Мансур улы, Закиров Эдуард Айдар улы, Маннапова Гөлүзә Салих кызы, Мухин Сергей Анатольевич, Фатыхов Ренат Сабит улы, Сабиров Ирек Сәяф улы, Садыйков Раил Рафис улы, Усманов Илдар Котдус улы.

Чакырылган җитәкчеләр: Балтач район прокуроры ярдәмчесе Г.М. Галиуллина; Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсенән, яшьләр бүлеге һәм мәдәният бүлегеннән кадрлар эше буенча җаваплы хезмәткәрләр; Балтач район Советының, район башкарма комитетының бүлек башлыклары; Балтач район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары  Шафигуллин  Рашит Калимуллович.

Коррупциянең икътисадый һәм социаль-сәяси мөнәсәбәтләргә, гражданнар тарафыннан  хакимият органнарына ышанычына тискәре йогынты ясавын аңлап, республикада һәм районда профилактикалауга юнәлтелгән системалы чаралар гамәлгә ашыра. Үткәрелә торган эшнең мөһим өлеше булып мәнфәгатьләр каршылыгын ачыклау һәм җайга салу механизмнарын камилләштерү тора. Мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу һәм булдырмау буенча эш коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы кадрлар хезмәтенең эшендә өстенлекле эшләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә утырышта түбәндәге  мәсьәләләр  каралды:

1. Ведомство карамагындагы оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләренең мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмауга һәм җайга салуга кагылышлы таләпләрнең үтәлеше, аны булдырмау һәм көйләү буенча чаралар күрү турында. Бу мәсьәлә буенча сүз  район башкарма комитетының  мәгариф идарәсендә кадрлар эше өчен җаваплы әйдәп баручы төп белгече Ахмадиева Эльмира Дамировнага бирелде. Аның  сүзен  спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Загидуллинга дәвам итте. Беренче мәсьәлә буенча чыгышлар үзәкләштерелгән клублар системасы буенча кадрлар эше өчен җаваплы төп хезмәткәр Каримова Финзиля Саляхутдиновна доклады белән тәмамланды .

2. 2019 елның тугыз аена хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан килгән  актларны исәпкә алу, анализлау турында һәм  ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү хакында сүз район башкарма комитетының юридик бүлегенең әйдәп баручы белгече Алсу Зуфаровна Камалиевага бирелә. Шуны искәртеп үтәсе килә, 2019 елның 9-аена хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан килгән  актлар саны әз тугел 159, ә узган ел буена 158 булган. Килгән представленияләрнең иң күбесе үзебезнең район прокуратурасыннан һәм норматив хокукый актларның законнарга тәңгәл килмәве турында.

3. 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау нәтиҗәләре белән Балтач район башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова таныштырды.

4. 2019 елның 9 аенда районда коррупцияне кисәтү һәм тыю буенча Балтач муниципаль районы Прокуратурасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Балтач муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Г.М. Галиуллина чыгыш ясады.

Комиссия утырышында катнашучылар коррупциягә каршы эштәге билгеләнгән җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрергә, шулай ук коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы вазыйфаи затлар, кадрлар һәм юридик хезмәтләр хезмәткәрләре тарафыннан мәгълүматны өйрәнүне тәэмин итәргә, коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне  бетерү һәм аның чагылышына ярдәм итә торган шартларга каршы көрәшне ныгытырга кирәк дигән карарга килделәр.

http://baltasi.tatarstan.ru/

Вакыйф Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев