Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясе бара

27 ноябрьгә кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең икенче этабы узачак.

Әлеге акция кысаларында һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, наркотиклар таратучылар, кулланучылар, сату итү фактларын хәбәр итә ала. Шулай ук "ышаныч телефоны" аша наркотикларга бәйлелек булган кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү буенча сорауларга да мәгълүматлар алырга мөмкин. Бер шалтырату да игътибардан читтә калмаячак.

Сорау һәм хәбәрләр көн саен тәүлек дәвамындагы режимда (843)274-43-45 "Ышаныч телефоны" һәм район эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегендә 2-43-46 телефон номеры аша кабул ителә. Анонимлык гарантияләнә, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Фото: http://gov.cap.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250