Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта салмыш ир инспекторга ришвәт биргән

Билгесез кешеләр бистәнең Фәйзи урамындагы Рәхимовның гаражына кереп, төзелеш инструментлары урлыйлар. Әлеге факт буенча нәрсә дә булса белүчеләр булса, 02 яки 2-54-88 телефоны аша полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Ә Балтачта яшәүче М. Ленин урамында яшәүче Р. Хәлиуллин хуҗалыгының капка төбеннән велосипед урлый. Әлеге факт буенча да тикшерү эше бара.

Район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Васыйл Ибраһимов бистәнең СМУ микрорайоны тирәсендә үз-үзен сәер тоткан бер җәяүлене туктата. Тикшерү вакытында аның кесәсендә мәккә охшаган әйбер табыла. Наркотик әйберләр саклаган өчен әлеге факт буенча да җинаять эшә ачылган.

Икенче көнне исә район эчке эшләр бүлегенең кизү патруль хезмәте инспекторы Ф.Минһаҗев тарафыннан җиңел машина туктатыла. Руль артында утыручы И. салмыш булып чыга. Инспектор аңа беркетмә төзи. И. үзенең правасыннан баш кагуын белә торып, җаваплылыктан законсыз рәвештә азат итүен сорап, инспекторга 4 мең сум күләмендә ришвәт бирә.

Полиця көндәлегенә Гөлзидә Газизуллина күзәтү ясады.
Фото: http://sarinform.com/lenta/archives/oll/2014/10/1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250