Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта санкцияләнмәгән сатуларны ачыкладылар (+фото)

Сату нокталарында пиротехник әйберләрне санкцияләнмәгән сатуларны ачыклау буенча рейд үткәрелде.

Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә пиротехник әйберләрне санкцияләнмәгән сатуларны ачыклау буенча рейд үткәрде.

– Белгәнегезчә, Яңа ел бәйрәме чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, 25 декабрьдән  2018 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу чорда сәнәгать, ягулык-энергетика комплексы объектлары чигенә 500 метрга якынрак булган урыннарда пиротехник эшләнмәләр кабызу тыела. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, автомобиль юлларыннан да 50 метр ераклыкта тору кагыйдәсен сакларга кирәк. Әлеге чорда бары тик бенгаль утларын яндыруга гына чикләүләр юк, – ди полиция хезмәткәре Алия Абдуллина.

Шушы көннәрдә Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә сату нокталрына рейд белән чыкты. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан мондый тикшерүләр инде гадәткә кергән, чөнки бу вакытта кибет киштәләрендә төрле төрдәге пиротехника (петарда, шапылдавык, фейерверклар) пәйда була. Рейдка  чыгуның төп  максаты райондагы кибет хуҗалары һәм сатучыларның сатып алучыларның  куркынычсызлыгын  тәэмин итү-итмәүләрен ачыклау иде. Рейд барышында пиротехник әйберләр сату күренмәде, дип белдерде тикшерүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санкцияләнмәгән сатулар