Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта штраф салуныӊ беренче очраклары

Балтачта яшәүчене бер кешегә карантин шартларын бозган өчен (өйдән чыккан өчен) протокол төзелгән, эш судка җибәрелгән. Суд үзенеӊ карары белән аны штрафка тарткан.

1 апрельгә бирелгән мәгълүматлар буенча, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенеӊ райондагы белгечләре тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 5 беркетмә төзелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 3 мартында чыккан 234нче карары буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен, 2020 елның 1 апреленә идарә белгечләре 5 гражданин РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка (гражданнар өчен штрафның күләме — 100-500 сум) тарттылды, дип хәбәр итәләр.

Шулай ук Россиягә чит илдән кайткан Балтачта яшәүче бер кешегә карантин шартларын  бозган өчен (өйдән чыккан өчен)   протокол төзелгән, эш судка җибәрелгән. Суд үзенеӊ карары белән аны штрафка тарткан.  

Хөрмәтле балтачлылар! Аӊдашылмаучылык килеп чыкмасын өчен исегезгә төшерәбез: 2 апрельдән   үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен   тагын җитдирәк штрафлар (15-40 мең) көтә. Иӊ кечкенә штраф та 15 меӊ сум!!! Игътибарлы булсак иде!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин штраф үзизоляция