Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта тикшереп тә берни тапмаганнар

Июль аенда Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасында Балтач һәм Кукмара районнарын берләштергән гадәттән тыш хәлләр инспекциясе тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кайдәләренең үтәлеше буенча тикшерү узган иде.

- Мондый тикшерүләр планлы рәвештә үтә, - ди эчке эшләр хезмәтенең өлкән лейтенанты Фәргать Кәлимуллин. - Теләсә кайсы юридик, шәхси оешмаларда булырга мөмкин ул. Чөнки янгын куркынычсызлыгы аеруча да мөһим мәсьәлә. Бигрәк җә балалар учреждениеләрендә. Өченче номерлы бакчада үткән тикшерү вакытында бакча коллективының әлеге мәсьәләгә җитди каравы күренде, җитешсезлекләр табылмады.
Инспекторлар таләпләрнең үтәлешен генә тикшереп калмаган, коллективка кануннарны аңлаткан, һәр очракта да үзеңне ничек тотарга кирәклеген төшендергән. Шулай ук балалар белән дә үткәргән сөйләшүләр вакытында янгынның бик куркыныч афәт икәнлеген аңлатырга тырышканнар.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250