Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта әтиләре эчеп кайтып, гаиләнең тынычлыгын алса, балалары 02 номерын җыя

22 октябрьдә спиртлы эчемлекләр кулланып, гаиләсендә тавыш чыгарган әтиләрне балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең (КДН) чираттагы утырышына чакырдылар.

Район Советы һәм башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең һәр утырышы гаиләдәге конфликтларны ачыклауга, аларда тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларның хокукларын яклауга корылган. Агымдагы утырышка исә чакырылган аталарның күпчелеге спиртлы эчемлекләр кулланып, гаиләләрендә тавыш чыгарганнары өчен соңгы айларда җавапка тартылган булганнар. Иң игътибарны җәлеп итәрлеге шунда, тавыш чыгып, гаиләнең тынычлыгы югалгач, сабырлыгы беткән, курыккан балалар телефоннан "02" номерын җыеп, полиция чакыртканнар.
Мондый очрак Балтач, Чепья, Борнак, Норма авыл җирлекләрендә булган. Нигездә, беркайда да эшләмәүче әтиләр кәеф-сафа корганнан соң өйләрендә гауга куптарганнар, гаилә әгъзалары арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килгән. Шуннан соң ярдәмгә хокук саклау орган вәкилләре чакыртылып, алар тарафыннан беркетмәләр төзелгән. Комиссия утырышында җавап тоткан әтиләргә балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган, спиртлы эчемлекләр кулланып, гаиләнең тынычлыгын алып, балигъ булмаган балаларын куркытканнары өчен 100 сумнан 500 сумга кадәр штрафлар салынды, эчкечелекнең нинди зур афәт булуы искәртелде.
Комиссия утырышын алып барган район прокуроры Зефер Абитов комиссиягә кабат-кабат килеп, ведомствоара учетка куелган гаилә башлыкларына: "Сез бит - әти кеше, гаилә тоткасы. Балаларыгыз сездән үрнәк алырга, сезнең белән горурлып үсәргә тиеш. Аларның тулы, имин, тигез гаиләдә яшәргә хакы бар. Ә сез аларга тәртибегез, үз-үзегезне тотышыгыз белән нинди үрнәк күрсәтә аласыз соң? Уйлагыз, уйланыгыз бу хакта. Сезнең аркада балаларыгыз кимсенеп, үз-үзләренә бикләнеп үсәргә тиеш түгел. Балаларның киләчәге гаилә әгъзаларының бер-берләренә булган мөнәсәбәтләренә бәйле. Үзегезне яки балаларыгызны югалтканчы, акылга килегез! Әлегә соң түгелдер, бәлки... Гаиләгезне саклап каласыгыз килсә, вакытында эчкечелектән арыну өчен дәвалануга барыгыз!", дип киңәш-тәкъдимнәр бирде.
Фото: http://sp72ru.ru/category

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250