Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта тоткыннар ничек яши

КПЗ, ягүни тоткыннарны ябып тотучы камералар, маймыл оялары (обезьянник) – вакытлыча тоткарлау изоляторын ничек дип кенә йөртмиләр. Монда җинаять кылган урында кулга алынган, шулай ук авыр җинаять кылуда гаепләнүче затлар тора.

Ябык бина җирле эчке эшләр бүлегенә карый. Бирегә чит кешеләр керү тыела. Әмма безгә – изолятордагы халәтне тикшерергә керүче  район прокуроры урынбасары Фәрит Шәрифуллинга Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкиленең  райондагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлчәчәк Гыйләҗевага, эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Илнур Җиһаншинга, һәм мин журналистка рөхсәт ителде. Бинага кергәнче үк безне кырыс ирләр тавышы туктатты: “Телефоннарыгызны калдырыгыз. Үзегез белән алып керергә ярамый”.  Шулай да нигә ярамаганлыгын аңлаттылар, видеога-фотога төшерергә, яздыртып алырга чыннан да ярамый икән.

Килеп керүгә күзгә иң беренче чисталык ташланды.  Коридорда гына түгел, камераларда да чиста булып чыкты. Озатып йөрүче безгә башны тыгып  кына булса да карара рөхсәт бирде.  Йоклар урыннары аерым. Тоткыннар  зарланмый. “Тиеш булганча көнгә өч мәртәбә кайнар ризык бирәләр. Шәраб кенә салмыйлар...”, ди алар. Тагын юкмы, ресторан түгел бу сезгә... Тоткыннарның берсе китап укып ята иде, тагын нишләсен инде ул монда? Тоткынннар янына туганнары килә ала, ашарга да китерергә мөмкиннәр. Бик кирәк булса тоткынга сөйләшер өчен телефон да бирелә. Аерым биләмәдә күрешү өчен  өстәл, урындык каралган, һава сулап керер өчен ишегалды бар. Гадәттәгечә түгел шул, күк йөзен дә тоткыннар тимер рәшәткәләр аша гына күрә ала. Иң мөһиме, изоляторда якты һәм чиста. Тоткыннарга мөнәсәбәт тә әйбәт”, дип билгеләп үтте Гөлчәчәк Гыйләҗева.

Тикшерү вакытында изоляторда өч ир-ат бар иде, бирегә эчкән хатын-кызларны да алып кайтып ябалар икән.

Изолятор – бу шундый урын, кеше бирегә бер керә икән, бүтән монда эләкмәс өчен тырыша торган. Нинди генә уңайлы шартлар каралмасын, ирек дигәннәрең барыннан да кадерле. Изолятор ул – төрмә ишегенең бер ягы. Шуны онытмаска кирәк.

 

Зөлфия ШАКИРОВА тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сизо