Кеше һәм закон
Балтачта «тыелган җимеш»кә тартылучы юк
Шушы көннәрдә КДН комиссиясенең чираттагы утырышы видеоконференция режимында үтте. Биредә сүз балигъ булмаганнар арасында наркомания, аңа каршы профилактика һәм аның бүгенге көнгә торышы турында алып барылды. Тәмәке тартуга да тукталып үтелде. Мәктәп яннарында тәмәке сатылмыймы, алар гел күзәтелеп торылу ассызыкланды.
Наркомания, Аллаһыга шөкер, безнең районны әлегә читләтеп үтә. Андый проблема белән бүгенге көндә исәптә торучылар юк. Ләкин тиздән җәйге каникулларның җитүе һәм шәһәр балалары белән бергә аларның начар гадәтләре дә ияреп кайту хәзердән үк көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бу чыннан да бик борчый торган проблема. Чөнки авыл балаларының «тыелган җимеш»кә тартылып аны татып каравы киләчәгенә «балта чабу» белән бер.
Шулай да шәһәр балалары да районыбызга кайтып иреккә чыкмасын иде. Чөнки аларга карата да кичен йөрү законнары каралган һәм алар бик катгый. - Балигъ булмаган бала закон бозып, ягъни җәйге чорда 23.00 сәгатьтән соң полиция тарафыннан тоткарланып бүлеккә алып кайтыла икән, полиция хезмәткәрләре аларны әби-бабайларына бирә алмаячак. Чөнки алар законлы вәкил булып тормыйлар. Бу очракта бала 3 сәгать эчендә бары тик әти-әнисенә генә биреләчәк. Әгәр инде күрсәтелгән вакыт аралыгында алар кайтып өлгерми икән, баланы 2 тәүлеккә кадәр хокук бозучы балигъ булмаганнар өчен вакытлыча тору үзәгенә җибәрәчәкләр. Шушындый күңелсезлекләргә тарымас өчен балаларга кичке чорда бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк, - диде балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор Ләйсән Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев