Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта Яӊа ел чагыштырмача тыныч узган

Менә шатланып, куанып, зур өметләр баглап көткән Яӊа ел бәйрәме дә килеп җитте. Килеп җитте дә, үтеп тә китте.

Үзәк хастаханә баш врачы Газинур Давлиев сүзләренә караганда, хастаханә һәм «Ашыгыч ярдәм» күрсәтү бүлеге тиешле режимда эшләгән. Авыртучылар саны да гадәти көннән бик аерылмаган. Бигрәк тә ашказаны, эч авыртулары кебек борчулар белән күбрәк мөрәҗәгать иткәннәр.
Районда Яӊа ел төне тыныч кына үткән, дип әйтергә булыр иде. Әмма , 1 январь көнне, яӊа ел каршылаганда, күрше Киров өлкәсеннән килгән ир-ат, үзен кунакка чакырган, шактый гына «кәефләнгән» семья хуҗасын тынычландыру максатыннан, аныӊ эченә травматик пистолеттан ата.
Үзәк хастаханә хирургия бүлегендә ашыгыч операция ясала. Пуля резина булса да, ул пациентныӊ эчке органнарына кадәр үтеп керә.
Кунакка килгән бәндә, пистолетын карга атып,тизрәк Нократ Аланы (Вятские Поляны) шәһәренә юл тота.
Полиция хезмәткәрләренеӊ оператив эшләве нәтиҗәсендә ул вакытлыча сак астына алына, кар астыннан травматик пистолет та табыла. Бу очракта, пулясы резина гына, ул сакклану чарасы, дип уйнап, травма ясый торган пистолетныӊ уенчык түгел икәнен, бигрәк тә яшьләргә, тагын бер кат исләренә төшерәсе килә.
Фото: http://www.artfile.ru/b.php?i=597048

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250