Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта яңа төр җинаять барлыкка килгән? (+фото)

Утырышта төп көн темасы буларак ятроген җинаятләрне ачыклау һәм аларны кисәтү, зыян күрүчеләрнең хокукларын саклау, әлеге җинаятьләрне тикшерү күтәрелде.

Район прокуратурасында узган эшче төркемнең чираттагы утырышы РФ Тикшерү комитетының Арча районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре инициативасы белән уздырылды.

Көн тәртибендә, гадәттәгечә, балигъ булмаган балаларның иминлеге каралды. Һәр субъект бу юнәлештә ниләр башкара, килеп туган проблемелар хакында бәян итте.

– Мин беркемне дә гаепләргә җыенмыйм, әмма без күпчелек актив балалар, яшьләр белән эшлибез. Җәмгыяткә куркыныч тудырган катлам һаман да күләгә дә кала бирә. Менә шуның өстендә киңәшләшеп эшлисе иде, – диде район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов борчылуын белдереп.

Утырышта төп көн темасы буларак күтәрелгән РФ Тикшерү комитетының Арча районара тикшерү бүлеге хезмәткәре Э.А. Закировның ятроген җинаятләрне ачыклау һәм аларны кисәтү, зыян күрүчеләрнең хокукларын саклау, әлеге җинаятьләрне тикшерү хакындагы чыгышы хәтта утырышта катнашучыларны да аптырашта калдырды. Нәрсә соң ул ятроген җинаять?

Теманың дәвамы “Хезмәт” газетасының алдагы санында.
 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура