Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта ялган хәмергә каршы көрәш игълан ителде

Яңа ел якынлашкан көннәрдә Татарстанга контрафакт алкоголь, ягъни ялган хәмер кертү очраклары арткан. Күбесенчә, арзанлы, сәламәтлеккә зур зыян китерергә мөмкин исерткеч эчемлекләр Казахстаннан кертелә диләр, ә чынлыкта исә, бу төр продукциянең Кытайда җитештерелүе ачыкланган.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе бәйрәм ялларын бозмас өчен, шәраб-аракыны "кулдан" сатып алмаска киңәш итә. Шушы көннәрдә районыбызда алкоголь инспекциясе тарафыннан спиртлы эчемлекләр продукциясенең әйләнеше һәм сыйфатын ачыклауга бәйле чаралар үткәреләчәк.
Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән хокук саклау орган вәкиләре тарафыннан сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр белән сату итүне контрольдә тоту һәм ялган аракы белән сәүдә итүчеләрне ачыклау буенча даими тикшерүләр үткәрелә. Тәртип бозу очраклары булса, җаваплылыкка тартылып, штрафлар салына. Шулай ук агулану очракларын булдырмый калу өчен составында спирт булган сыек матдәләр белән сату итү дә катгый тыела.
Мәсәлән, агымдагы елда районда "Спиртлы эчемлекләрне иртәнге сәгать 10.00нан кичке 10.00га кадәр генә сатарга ярый" дигән законны бозган 4 очрак теркәлде. Шәхси эшмәкәрләр Балтачтан Р.А.Шаһимәрданов, Нормадан Ш.А. Әгълиуллин, Килидән Ф.Б. Гомәров, Нөнәгәрдән А.В. Нәҗиповларга 5 мең сум күләмендә штраф салынды.
Арча территориаль орган вәкилләре белән берлектә рейдларга чыккан вакытта Курамьял авылы кешесе М.М. Галләмованың шәхси хуҗалыгында спиртлы эчемлек белән сату итү факты теркәлде һәм продукциясе конфискацияләнде. Аңа 3500 сум штраф каралды. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдта Чепьядагы Р.Н.Шәйхиев хуҗалыгында өй шартларында спиртлы эчемлек җитештерүе ачыкланды. 40 литрдан артык аракысы гамәлдән чыгарылып, 7000 сумлык штраф салынды. Шулай ук Борнак авылыннан Р.Г. Хәбибуллинаның да өендә исерткеч эчемлек ясавы турында факт теркәлде, 1,5 литр спиртлы эчемлеге законлы рәвештә тартып алынды. Моның буенча тикшерү эше башланды.
Сәүдә объектларында лицензиясез хәмер продукциясе саткан, закон белән каралган тиешле сату вакытын бозган очракларны һәм шәхси хуҗалыкларда спиртлы эчемлекләр җитештереп саткан яки әзер ялган хәмер белән сәүдә иткән кешеләрне ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүләр дәвам итәчәк. Әгәр дә закон бозган берәр очракка тап булсагыз, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында "кайнар линия"ләргә хәбәр итә аласыз.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе - 8-843-278-92-79, Арча территориаль орган инспекциясе телефон номеры - 8-84366-3-22-69.
Фото: http://lenta.ru/news/2013/05/21/alco
Гөлназ Сафина
Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Арча территориаль органы белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250