Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачтан берәү мошенникларга 5000000 сум акча күчергән

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында хокук органнары катнашында гаять тә җитди сөйләшү барды, шуның берсе - мошенниклык.

Ялганчылар бик остарды хәзер, әни, күңелсез хәлгә юлыктым, ярдәм ит, акча жибәрче дигәннән башланган смс хәбәрләр банк хезмәткәре шалтыратуы белән дәвам итте. Хәйран уңай, әзмәвердәй кешеләр дә ялганга тиз бирешә, хәтта 5000000 сум күчерүче да бар. Бу хакта "Хезмәт" сайтында чыкты, шушы ссылка буенча кереп укый аласыз. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы китергән саннардан чәчләр үрә торырлык, ярты елга 12 очрак. Узган ел ел буенча 23 булган. Бу уйланырлык саннар. Берәү өч көн буе мошенникларга акча күчерә. Миллионнан артык кредит алып күчерә берәү.

Өч кон буе ташбака да килеп җитәр иде полициягә, ди Илдар Котдусович. Ләкин социаль мошенниклар бик көчле психологлар, аларга каршы торып булмыйдыр инде, күрәсең. Берәу төшкә кадәр радиодан мошенниклык турында тыңлый, ә төштән соң узе үк тә алдана. Уяу булыйк, иптәшләр, алданмыйк, киткән акча кире кайтмый, кемгә киткәнен дә белмисең. Полиция бу юнәлештә нык шөгыльләнә, авыл җирлеге башлыкларын да бергәләп эшләргә чакыра. Бу җыелышта банк хезмәткәрләре дә кирәк булган, ди район башлыгы. Нинди дә булса чаралар куллану турында сүз бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар