Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта 41 яшьлек ир хөкем ителгән

Ир үз гаебен танымаган.

Балтач районында яшәүче 41 яшьлек ир хатын-кызны кыйнаган өчен хөкем ителгән.

2022 елның 4 октябрендә 41 яшьлек ир Ш. авылында яшәүче хатын белән талаша, шуннан соң ир табуретка белән хатынның аягына суга.
Шунысын әйтергә кирәк, ир элек тә хөкем ителгән була.

Суд ирне РФ Җинаять кодексының 116.1 маддәсенең 2нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән зат тарафыннан кыйналу) гаепле дип тапты.

Ир үз гаебен танымаган. Алдагы хөкем карары буенча җәзаның үтәлмәгән өлешен исәпкә алып, суд гаеплегә ике ел һәм 4 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгели.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Д.Низамов,

Балтач районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөкем