Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта яшәүче берәү башка кешенең банк картасына «хуҗа» була

Акча картасы белән шаярырга ярамый!

Кеше милке — кеше милке инде ул, аны үзләштерергә, үзеңнеке итәргә ярамый. Чит кешенең әйберсен тапкансың икән, бир, тапшыр, яисә каян таптың, шул-тирәдәгеләргә әйтеп калдыр.

Кызганыч, Балтач районында яшәүче Х. алай эшләми, бистә үзәгендәге «Пятерочка» кибетендә башка кешенең банк картасын таба, тик кире кайтармый. Бу хәл узган елның 14 гыйнваренда була. Шул ук көнне Норма авылындагы «Светофор» кибетенә барып, 59 сум 22 тиенгә кызган көнбагыш сатып ала, аннан бераздан 375 сумга бер шешә виски алырга тели, әмма картада акча җитми. Һәр ике кылган гамәле дә карта хуҗасына хәбәр булып килә, һәм хуҗа кеше тиз генә акчаны икенче картага күчереп куя. Гражданин Х. «Раил» кибетенә юнәлә, анда 125 сумлык ашамлыклар сатып алырга тели, һәм тагын картада акча җитмәү сәбәпле, кире чыгып китә. 

Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 30 маддәсенең 3 бүлеге, 158 маддәсенең 3 бүлеге, «г» пункты нигезендә, гражданин Х. әлеге кыңгыр эше аркасында шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аңа яшәү урынын үзгәртмәскә һәм айга бер мәртәбә тиешле орган килеп, теркәлеп торырга кушылды. 

Гражданин Х. пенсионер кеше, өендә өченче төркем инвалид хатыны бар. Суд, әлбәттә, боларның барысын да исәпкә алды, әмма кеше милкен үзләштергән өчен җаваплылыкны юып төшереп булмый. Дөрес, карта югалткан кешегә зур суммада зыян килмәгән, әмма кеше милке — кеше милке булып кала, аңа чит кешеләр кул сузарга тиеш түгелләр. Кануннар һәм дә вакыйгалар шуны күрсәтә.

Әгәр дә ни дә булса очраклы рәвештә табыла икән, иясенә житкерү юлларын эзләргә киңәш итәр идек. Инде дә киресен эшләгән очракта, суд каршына басарга туры киләчәк, нәкъ менә гражданин Х. кебек.

Эльвира Хажиева,

Татарстан Республикасынын Балтач район суды судьясы 

Фото: http://files.sudrf.ru/161/user/Zdanie.jpg

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев