Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта интернет-мошенниклыкта гаепле дип табылган кешегә хөкем карары чыгарылган

Ир үз гаебен тулысынча таныган һәм зыянны каплаган.

Балтач районында Тверь өлкәсендә туып-үскән, интернет-мошенниклыкта гаепле дип табылган кешегә хөкем карары чыгарылган

Балтач районы прокуратурасы Тверь өлкәсенең элек хөкем ителгән 52 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ирне РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче бүлегендә (мошенниклык), 30нчы маддәсенең 3нче өлеше, 159нчы маддәсенең 2нче өлеше (мошенниклыкка омтылу) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Судта ачыкланганча, 2020 елның июнендә хөкем ителүче, үз өендә Савватьево авылында булганда, гражданнарның акчаларын урлау максаты белән интернетта «МТЗ-82»тракторын сату турында ялган игълан урнаштырган.

Бер айдан соң Балтач районында яшәүче бу тәкъдимне кабул итә. Телефоннан сөйләшкән вакытта ир банк счетына 50 мең сум күләмендә акча күчерүне сораган. Соңрак ул райондашыбыздан тагын 10 мең сум күчерүен сорый, тик зыян күрүче баш тарткан һәм полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Тверь өлкәсендә яшәүче ир үз гаебен тулысынча таныган һәм зыянны каплаган.

Суд гаеплегә 220 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Суд карары әлегә үз көченә кермәде.

Д.Низамов,

Балтач районы прокуроры урынбасары,  юстициянең киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөкем