Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта прокуратура вандаллык очракларын тикшерде (фото)

Баладан алда әти-әнинең үзен тәрбияләргә кирәк шул әле.

Күптән түгел сайтыбызда укучыбыздан «Балтачыбызда ял итәр өчен бик матур парклар эшләнде. Тик, ни кызганыч, аларны саклап һәм кадерләп тотасы урында, булган матурлыкны бозучылар да бар арабызда. Әлеге матурлыклар, уңайлыклар, юкса, кемнеңдер тырыш хезмәте бит. Зыян салып кемгә уңай эшлибез, бу безнең, балаларыбызның тәрбиясезлеген генә күрсәтә түгелме?» дигән хат басылган иде.

Шушы хаттан соң район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, Балтач башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Әвһәдиева белән бистәбездә урнашкан паркларны йөреп, аларда вандаллык бармы, юкмы икәнен тикшереп чыктык. 

Соңгы елларда бистәбездә «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә күп кенә парклар эшләнде. Аларны халкыбыз яратып кабул итте. Хәзер инде җәяү йөрергә, кич утырырга матур җирләребез бар, дип сөенде.

Ләкин әледән-әле шушы паркларда нәрсәнедер булса җимергән яки бозган турында хәбәрләр килеп тора безгә. Узган ел «Салкын чишмә» паркында сетканы ватып, эченә тутырылган ташларны алганнар иде. Әлеге паркны эшләгән «Мелиоратор» оешмасы бу хәлдән соң кимчелекне бетереп, яңадан таш тутырып эшләп куярга мәҗбүр булды. Ләкин бүгенге көндә дә монда бозылган, ватылган җирләр бар һәм, ни кызганыч, аны балалар яки яшьләр эшли.

Шул ук «Салкын чишмә»нең бүгенге көндә Салкын чишмә дигән язуы янында язулар белән бозылган җирләре бар. Балалар мәйданчыгы янында матур ташлар арасыннан чылтырап ага торган чишмә ясалган иде, ул ташлар да суга атылып һәм алып китеп бетерелгән, шунлык белән беренчел матурлык инде югалган. Такталарны да каерып алган очраклар күренде.

Ләкин иң яманы — ул Шушма яр буе паркы. Монда такталар да кубарылган, эскәмияләр сүтелеп, аларның эченә чүп тә тутырылган, кояштан, җил-давылдан, яңгыр һәм кардан сакланып утыра торган җирнең стеналарына язып бетергәннәр, Комсомол урамына барган башында күңел ачып утырганнан соң чүпләр яр буена гына тотып атылган. Биредәге бизәп куелган вак ак ташларны да кулы кычыткан һәркем суга атып уйнарга ияләнде.

Үзебезгә дә шундый очрак белән очрашырга туры килде. Бала суга ташны ата, әти-әни шулай тиеш шикелле карап тора. Ә алай ярамый бит, ник рөхсәт итәсез, дигәч, әни кеше усал еландай ысларга тотынды. Бу очракта баладан алда әти-әнинең үзен тәрбияләргә кирәк шул әле.

Язманың тулы варианты белән «Хезмәт» газетасының җомга санында таныша алачаксыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев