Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта «соры» хезмәт базары белән көрәшәләр

Комиссиягә районыбызның зур бер эшмәкәре дә чакырулы иде. 8 кеше хезмәт куючы бер юнәлешендә ике хезмәткәре тиешенчә хезмәт хакы алмавына аннан аңлатма соралды.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов һәм комиссия әгъзалары катнашында «соры» хезмәт базарын ачыклау буенча район төркеме утырышы узды. Анда районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә, үзмәшгульләр дә килгән иде.

— Безнең районда ике меңнән артык үзмәшгуль, ягъни самозанятыйлар бар, ләкин алар арасында салым түләмәүчеләр дә аз түгел, — диде Айдар Фоатович.

Комиссия утырышына үзмәшгульлек буенча эшләүче, ләкин шул ук вакытта дәүләттән, гаиләнең кереме аз булганлык белән, бирелә торган пособие, субсидие алучы өч гаилә чакырылган иде. Беренче үзмәшгуль клининг хезмәте күрсәтү буенча эшләвен җиткерде, ләкин эшем күп түгел, шуңа да керемебез аз, диде. Аңа район социаль бүлеге аша алып була торган ярдәм турында аңлатып җибәрделәр. Икенче һәм өченче гаиләләргә дә керемне күбәйтергә ярдәм итә торган эшләр, хәтта эш урыннары да тәкъдим ителде.

Комиссиягә районыбызның зур бер эшмәкәре дә чакырулы иде. 8 кеше хезмәт куючы бер юнәлешендә ике хезмәткәре тиешенчә хезмәт хакы алмавына аннан аңлатма соралды. — Алар көненә ике генә сәгать эшлиләр, 0,5 ставкада торалар, — дип аңлатма бирде ул.

ООО да, ИП да тотучы бер эшмәкәргә кайсы белән ничек отышлырак эшләргә кирәклеге дә аңлатылды бу утырышта.

Айдар Фоатович комиссия әгъзаларына тиз тукландыру (шаурма, пицца һәм башкалар) өлкәсендә эшләүчеләргә дә игътибарны арттырырга кушты. Анда да рәсми эшләмәүчеләр барлыгын ассызыклады ул. Безнең бурыч тиешенчә салымнарны түләтү, дип искәртеп узды ул.

Утырыш барышында нишләп син акчаны аз түлисең дигән сорау куеп, кешене тагын да авыр ситуациягә кую түгел комиссия әгъзаларының эше, алар, киресенчә, һәркемгә ярдәм итәр юлны эзләп, киңәшләр бирәләр. Бу киңәшләрне ишетү һәм куллану һәркемнең үзеннән тора инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев