Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулы турында кисәттеләр

Мошенниклар телефон номерларын банк номерларына алыштыру ысулын үзләштергән.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ“). Үзәк банк россиялеләрне банк карталарыннан акча урлауның яңа ысулы турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, банк мошенниклары телефон номерларын шундый ук банк номерларына алыштыру ысулын үзләштергән. Мондый технология мошенникларга үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырырга һәм "шикле транзакцияләрне блокировкалау рәвешендә корбаннар акчаларын урларга" мөмкинлек бирә, диелә документта.

Үзәк банк кисәткәнчә, күпчелек очракта урлау тикшерелмәгән чыганакларның сылтамалары буенча күчү, рәсми булмаган кушымталар йөкләү аркасында килеп чыга. Шулай итеп, караклар банк карталары мәгълүматларын алырга мөмкин.

Белгечләр искәрткәнчә, банк хезмәткәрләре карталарның парольләрен, шәхси мәгълүматлар турында сорарга хокуклы түгел.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар банк карталары