Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Банк хезмәткәре 23 миллион сум акча урлап качкан

Бу җинаять 27 май көнне Башкортстанның Салават шәһәрендә булган. 35 яшьлек өлкән кассир Луиза Х. эш көнен тәмамлап, хезмәттәшләре белән ягымлы итеп саубуллашып өенә кайтып киткән.

Әмма банкта кичке тикшерүләр вакытында 23 миллион сум акча җитмәгәне ачыклана. Шик шундук өлкән кассирга төшә. Шалтыратуларга ул җавап бирми. Полиция хезмәткәрләре өенә бара, ә анда берсе дә булмый. Алар гаиләләре белән — 41 яшьлек ире (Таҗикстанда туган), 2 кечкенә баласы, 40 яшьлек апасы (моңарчы наркотиклар тараткан өчен хөкем ителгән була) һәм 63 яшьлек әтисе белән бергәләп иске «Рено Дастер»га утырып качкан дип фаразлана.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bank-khezmtkre-23-million-sum-akcha-urlap-kachkan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев