Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Банкоматны алдаганнар

Иркутск өлкәсеннән бер пар, Сбербанк банкоматларын “приколлар банкы” купюрасы ярдәмендә алдап, 430 мең сумга якын акчага “баеган”, дип хәбәр итә Усть-Илим шәһәр суды матбугат хезмәте.

Быел яз алар “банк приколов” дип язылган 5000 сум “номиналлы” кәгазь акча сатып алганнар. Һәм банкомат аша ул акчаны үз исәпләренә салып караган. Операция уңышлы башкарылгач, берничә көн эчендә гаепләнүчеләр, төрле кибетләрдә шундый купюралар сатып алып, шул ук банкомат аша шәхси исәпләренә күчергән.

“Нәтиҗәдә гаепләнүче Д. исәбенә 428 500 сум күләмендәге акчалар күчерелгән”, - диелә суд сайтының хәбәрендә.

Яшьләр шул рәвешле җыелган акчаларны банкоматлар аша ала барганнар. Техника, телефоннар, бизәнгечләр сатып алганнар. Җинаять кылган моментта гаепләнүчеләрнең берсе балигъ булмавы ачыклана. Закон бозучылар гаепләрен тулысынча таныган һәм тикшерүчеләр белән актив хезмәттәшлек иткән. Боларны исәпкә алып, суд аларны ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итә.

Әлбәттә, Сбербанкка алдап алган акчаларны да җинаятьчеләр кайтарачак.

Өмет

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять