Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Банктан урланган миллионнарның язмышы билгеле

Банктан 23 миллион сумга якын акча урлауда шикләнелүче кассир акчаны кая куйганын әйткән.

Ул аларны янаучыларга биргән. Сорау алганда хатын аңа янаулары һәм акча таптырулары хакында белдергән, дип хәбәр итә НТВ. Хәзер оперативниклар аның күрсәтмәләренең дөреслеген тикшерә. Әлегә шикләнелүче изоляторда.

Узган атнада кредит-касса офисларының берсендә 15 миллион сум, 49,5 мең доллар һәм 49,2 мең евро урланган иде. Акча белән бергә шик төшкән кассир да юкка чыккан.

Хокук сакчылары эзләүгә керешкән һәм "үзләштерү яки үтерү " мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Соңрак кыз үзе полициягә килә. Элегрәк кассирның әлеге инцидентка кадәр кәефсез булуы ачыкланды, ә ире раслаганча, аның психикага бәйле проблемалары бар, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: rg.ru

Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча урлаган