Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Барып җиттек: көнләшүдән хатынын һәм кызын үтергән

Бу хәл Калачинск шәһәрендә, май ахырында була. 50 яшьлек ир-ат хатыны белән сүзгә килә, аны үзенә хыянәт итүдә гәепли һәм үтерә.

Аныӊ бу күренешләренә 15 яшьлек кызы шаһит була. Кан күрүдән башы киткән ир кызын да җәлләми, анысыныӊ да гомерен өзә.

Ике үле гәүдә салынган төргәкләрне машинасына салып ир билгесез урынга юнәлә. Бары бер айдан соӊ гөмбә җыючылар урманда кан таплары булган, кешесез машинаны чытырманлыкта күрәләр.

Машина табылганнан соӊ ике кешене үтерүдә гәепләнә торган бәндә ташландык бакча йортында үзе асылына. Бүгенге көндә аныӊ хатыныныӊ һәм кызыныӊ гәүдәләрен эзлиләр.

Мәрхүмәнеӊ туганы сүзләре буенча, Марина (хатыныӊ исеме) гомере буенча гаилә йөген бер үзе тартып барган, ире бер җирдә дә эшләмәгән.Бары бер тапкыр, ялланып читкә китеп эшләп карады, түзмәде, бер айдан качып кайтты. Хатынын тик торган баганадан да көнләште, шуныӊ өчен хатынын үтергән, шаһит итәсе килмичә кызыныӊ гомерен дә кызганмаган, ди ул.

http://Фото: 1pnz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев