Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Баш табиб бала исән калмасын өчен барысын да эшләргә дигән әмер бирә"

Калининградта бала тудыру йортының баш табибы вазифаларын вакытлыча башкаручы тоткарланган. Яңа туган балага медицина күрсәткечләре буенча кыйммәтле дару билгеләнергә тиеш була. Эзләнү комитеты мәгълүматлары буенча, баш табиб кул астында эшләүчеләргә бала исән калмасын өчен барысын да эшләргә дигән әмер бирә.

Ул моны даруның артык кыйммәт булуы һәм үлем-китем буенча медицина сатистикасының бозылуы белән аңлата. Икенче көнне бала үлә.

Бала тудыру йорты җитәкчесе баланың ана карынында ук үлгән булуы турында ялган мәгълүматлар язарга куша. Баш табиб вазифаларын вакытлыча башкаручыга карата җинаять эше кузгатылган. Ул тоткарланган һәм аңардан сорау алынган. Суд-медицина экспертизасы үлемнең сәбәбен ачыклый.

Соңыннан билгеле булганча, сабыйга Италиядә җитештерелгән Куросурф дигән даруны бирмәгәннәр. Ул дефицит түгел, Калининградта аның бер флаконы 15-24 мең сум тора.

Тулырак: Шәһри Казан

matbugat.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять