Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Башкаларга үрнәк

Республикада хокук тәртибе буенча координацион җыелыш белән ТР Куркынычсызлык комитетының берләштерелгән утырышында Балтач районы үрнәк буларак тәкъдим ителде. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов алып барды.

Беренче көн тәртибе буенча иреккә чыгучыларны административ күзәтү турындагы законның үтәлеше, җинаятьләргә каршы пофилактик чаралар турында чыгышлар тыңланды. Соңгы елларда җинаятьләрне, шул исәптән икътисадым һәм коррупцион җинаятьләрнең кимүе күзәтелә. Әмма рецидив җинаятьләрне генә киметүгә ирешеп булмый, ди президент. Ил башлыгы белдергәнчә, 2012нче елның 1нче июненә Татарстандагы төзәтү учреждениеләрендә 13 мең хөкем ителүче исәпләнә, аларның яртысы кабат җинаять кылучылар. Моннан тыш, яшәр өчен республикага ел саен төзәтү учреждениеләрендә булган 5 мең кеше килә. Аларның 90 проценты хезмәт яшендәгеләр. Шунысы аяныч, кара мөһер сугылганнарның күбесе 30 яшькә кадәргеләр. Утырышта ТР Эчке эшләр министры урынбасары Р.Гыйльманов, ТР буенча җәзаларны үтәтү федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Д.Хәмәтшин, ТР прокуроры К. Әмиров чыгыш ясады.
Икенче көн тәртибе буенча иреккә чыгучыларга күрсәтелә торган комплекслы ярдәмнең тормышка ашуы турында бәян ителде. 2011-2012нче елларга кабул ителгән программа әлеге категория гражданнарга тормышка яраклашуда иң зур ярдәм. Чөнки бу процесс җиңелләрдән бирелми. Бигрәк тә тормыштан берничә еллар аерылып торучыларга. Шуңа да биредә психолог ярдәме дә зур әһәмияткә ия. Җыелышта шулай ук кара исемлеккә кергән Ютазы муниципаль районы башлыгы Вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нуриев чыгышы тыңланды. Ә менә Балтач районы башкаларга үрнәк буларак тәкъдим ителде. Муниципаль район башлыгы Марат Зарипов үз чыгышында: «Иреккә чыгучылар бездә чагыштырмача аз. Аларны эш һәм торак белән тәэмин итеп, җинаятьләрнең шул ук кеше тарафыннан кабат кылынуына юл куймыйбыз», дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250