Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Башкаларга үрнәк яки чисталыкка битараф райондашлар хакында

Чираттагы чисталык комиссиясендә барлыгы дүрт эш каралды. Әмма ике райондашыбыз комиссиягә килеп торуны кирәк тапмаган. Шулай да бу кешеләрнең эшләре тикшерелеп, аларга тиешле җәзалар бирелде.

"Балтачагрохимсервис" оешмасы шоферына ком ташыган чагында арбасына брезент япмаган өчен беркетмә төзелә.
- Башкаларга үрнәк булдым инде. Миңа беркетмә төзелү белән башкалар арба өсләрен брезент белән каплап йөри башлады, - диде абзый.

Улисьял авылында яшәүче В. исә олы юлдан барган чагында техника арбасыннан тирес төшеп калган өчен җавап тотарга туры килде.

Комиссиядә "Борнак" җәмгыяте фермасы мөдиренә исә ферма территориясендә табылган бозау үләксәләре өчен зур күләмдә штраф билгеләнде.

Кариле авылыннан С. урамда машина юган өчен җаваплылыкка тартылды.

Юкса, әлеге таләпләр үтәлмәслек тә түгел кебек. Бары күңел бирергә генә кирәк. Язма белән танышкач, ул таләпләрне белмибез бит диючеләр дә шактый булыр. Шәһәр һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләре белән җирлек башкарма комитетларында таныша аласыз һәм киләчәктә тәртип бозуларга юл куймассыз, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250