Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Башкортстанда банктан акча урлауда шикләнелүче хатынны Казанда тоткарлаганнар

"Урланган акчаларның кайда булуы ачыклана", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Башкортстанның Салават шәһәрендә 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны Казанда тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән. Ведомствоның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнелүче Хәйруллина һәм аның гаиләсе Татарстан башкаласында арендага алынган фатирда булган. Аның кайда булуын Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Башкортстан буенча ФСБ идарәсе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары белән берлектә ачыклаган.

"Хәзер аның белән тиешле оператив-тикшерү гамәлләре башкарыла. Урланган акчаларның кайда булуы ачыклана", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Оператив эшләрне Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Башкортстан буенча ФСБ идарәсе хезмәткәрләре башкара.

  • Башкортстанның Салават шәһәрендә Россельхозбанктан акча урлау турында 27 майда билгеле булды. Җинаятьтә шикләнелүче Луиза Хәйруллина яши торган урынга полиция хезмәткәрләре бара. Бу вакытта хатын ире һәм балигъ булмаган ике баласы белән билгесез юнәлештә чыгып качуы ачыклана. Суд аны тоткарлау турында карар чыгара.

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять