Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Башта картәнисен атып үтергән...

Кунакка килгән 18 яшьлек егет аның белән талашканнан соң ут ачкан.

Түбән Новгород янындагы Большеорловский бистәсендә кичә бер егет өч кешене атып үтергән. Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, шулай ук ике хатын һәм бер ир зыян күргән, алар ату җәрәхәтләре белән дәваханәгә китерелгән.

- Өч кешене үтерү факты буенча Русия Җинаять кодексының 105 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, - дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында.

Вакыйга урынында тикшерү төркеме эшләгән. Полиция атучының шәхесен ачыклый. Әлегә аның турында шаһитлар сүзләреннән шул гына билгеле: ул - әбисенә кунакка килгән 18 яшьлек егет. Аның белән ихатада талашканнан соң ул ут ачкан. Ярдәмгә килгән күршеләрен дә атып үтергән. Аннары тукталыш ягына китеп, тагын бер кешенең җанын кыйган, калганнарын яралаган. Аның үзе белән ике мылтыгы булуы билгеле.

Яраланучыларның берсе бик авыр хәлдә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: kp.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал