Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баскычта эленеп калган сабый газапланып үлгән...

29 яшьлек тәрбияче моны күрми калган. Ул балаларны урамга алып чыккан һәм чит эшләр белән шөгыльләнгән.

Санкт-Петербургта балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатынны хөкем итәләр.

Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

29 яшьлек хатын-кыз балалар белән урамга чыга. Ләкин ул сабыйларны карамый, башка эшләр белән шөгыльләнә.Шул чакта нәни кыз уйный торган баскычка эленеп кала. Бу хәлне тәрбияче күрми.

Сабыйның башы койма арасына кысылып кала, сабый үзе котыла алмый. Шулай итеп бала ун минут диярлек асылынып тора, аның муены имгәнә, арка миенә зыян килә.

Бала фаҗига урынында һәлак була, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән