Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Батыр йөрәклеләр бара контракт буенча хезмәткә

- Айдар тагын ялга кайткан. - Әле генә кайтып киткән иде ич. - Армия хезмәтендә дип уйламассың да.

Сүз Кизнердагы хәрби частьта контракт буенча хезмәт итүче Балтач егете Айдар Зыятдинов турында бара иде. «Монда эш эзләп, юк-бар акчага эшләп йөргәнче тәртибен белсәм мин дә барып кайтыр идем», диючеләрне дә еш очратырга туры килә. Шуңа күрә район хәрби комиссариатының армиягә баручылар белән турыдан-туры шөгыльләнүче бүлек җитәкчесе Марат Разак улы Муллахмәтов белән сөйләшеп алырга булдым.
- Контрактчыларны ала торган частьлар кайларда бар?
- Кизнерда, Йошкар-Ола, Кострома, Мурманскида, Екатеринбург, Севастопольда, Таҗикстанда, Чечняда... Теләгең, һөнәрең һәм сәламәтлегең буенча авиациядә, диңгез флотында, десантта, коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә аласың.
- Ә түләү ягы ничегрәк?
- Кайсы частьта хезмәт итүенә, чинына карап айга 25 меңнән башлап, 100 мең сумга кадәр алучылар бар. Әле килешү төзеп хезмәт итә башлагач бер тапкыр 75 мең сумга кадәр акча бирелә. Квартал саен премияләр түләнә. Аны 60шар мең сум алучылар бар. Ике оклад кадәр унөченче хезмәт хакы бирелә.
- Ә фатир ягы?
- Контракт белән өч ел хезмәт иткәч, чиратка басасың. Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала Россиянең теләсә кайсы шәһәреннән барлык гаилә әгъзаларын да кертеп фатир ала аласың. Контракт буенча 13 ел хезмәт итсәң, ул фатир бушлай үзеңә кала. Бу елга тутырмасаң хәрби ипотека буенча өлешчә түлисең була. Арендага алып яшәүчеләргә фатирга түләү өчен ай саен 3600 сум акча бирелә.
- Фатирда яшәп хезмәт итә торган булгач, билгеле бер эш сәгатьләре дә бардыр инде.
- Көнлек эш вакыты иртәнге 8дән кичке 6 сәгатькә кадәр. Якшәмбе - ял көне. 30 көннән 45 көнгә кадәр ел саен чираттагы ялыңа чыгасың. Теләгең буенча аны өлешләп тә алырга мөмкин.
- Марат Разакович, үзем Сезне тыңлыйм, үземнең шунда барып бераз акча эшләп кайтасы килә башлады. Минем яшьтәгеләрне алмыйлардыр инде.
- Соң шул инде сиңа. Яше 35кә җитмәгән, солдат хезмәтендә булган, сәламәтлеге туры килгән, җинаять җаваплылыгына тартылмаган, кыю, батыр йөрәкле ир-егетләр һәм хатын-кызлар алына. Армия хезмәтендә булган егетләргә сроклары тулгач килешү төзеп хезмәттә калу отышлы.
- Кайсы ягы белән?
- Стажы өзелми. Кайтып килеп әз генә ял итә дә, шул ук солдат хезмәтен дәвам итә ич. Контрактчылар хәрби стаж белән пенсиягә дә алдан чыга алалар. Таҗикстанда 1 ел хезмәт итүең 3 елга исәпләнә, Чечняда ел ярымга. Барлык льготаларын да санап чыгып булмый инде. Хезмәт итүчеләр зарланмыйлар.
- Бик кызыктырып сөйлисез. Контрактчы булырга уйласаң, иң элек кая мөрәҗәгать итәсе инде.
- Татарстан хәрби комиссариатының Балтач буенча бүлегенә, турыдан-туры үземә килсеннәр. Контракт буенча хезмәткә ел дәвамында алабыз. Башта җентекле медкомиссия уздырабыз, аннары Казанда. Хезмәткә кабул ителүең турында югарыдан приказ килгәч, билгеләнгән частеңа барып җитү өчен кирәкле документларны хәстәрләп бирәбез. Юл чыгымнары бушка. Хезмәт иткәндә дә елга бер тапкыр ил эчендә барасы җиреңә транспортка чыгым чыгармыйча барып кайта аласың.
- Частька барып җитүгә үк фатир алып хезмәт итә башламыйсыңдыр инде?
- Һәрхәлдә. Башта казармада 1-1,5 ай чамасы сынау срогы узасың, үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнеңне күрсәтәсең. Шуннан соң гына контрактчы булып китәсең, аңа бирелгән льготалардан файдалана башлыйсың.
- Казармадан соң контрактчы кайда яши?
- Тулай торагы, балалар бакчасы, мәктәбе, спорт корылмалары, кибетләре булган хәрби шәһәрчектә. Монда төпле фатир алганчы яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Контрактчыларның балалары хәрби училищеларга конкурссыз керә ала һәм аларның укыган вакыты да хезмәт итү стажына керә.
- Марат Разакович, җитәр мәллә. Барлык льготаларны әйтеп бетермик. Барып хезмәт итә башлагач күрерләр. Контрактчы булган һәм булырга теләгән райондашларыбызга зур уңышлар теләп тәмамлыйк әңгәмәбезне.
- Хәзер хезмәт итүче егетләребезнең берничәсен генә булса да әйтеп китим инде. Сөйләшү башында телгә алынган Балтач егете Айдар Зыятдинов Кизнердагы частьта хезмәт итә. Аның туганы Салавычтан Таһир Зыятдинов та шунда. Балтачтан Динар Әсхәдуллин Йошкар-Олада, Сырьядан Михаил Чернов Костромада, Улисьялдан Анатолий Васильев Мурманскида, Балтач егетләре Марсель Абсаттаров, Илшат Минһаҗев Саратовтагы хәрби частьларда контракт буенча хезмәт итәләр, ялларга кайтып йөриләр. Теләге булганнар шул чакта контрактчы хезмәте турында алардан да сораша алалар.
Чечен Республикасының Грозный шәһәрендәге 3025нче хәрби частька сержантлар һәм солдатлар булып контракт буенча хезмәт итү өчен 40 яшькә кадәрге ир-егетләр кабул ителә. Айлык түләү 40 мең сумнан башлана. Яшәү - казарма тибындагы тулай торакта. Өч тапкыр бушлай туклану, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә каралган социаль льготалар. Ипотека системасы буенча торак белән тәэмин итү. Тулырак мәгълүматлар алу өчен адрес: 363120. Чечен Республикасы. Грозный шәһәре. 3025нче хәрби часть. Телефоннар: 8-963-595-14-34, 8-928-003-60-26, 8-967-415-71-41. 3025 нче хәрби часть командиры, генерал-майор Б.И.Гонцов.
- Сорашасы калмады бугай инде. Сезнең белән сөйләшкәч тә ник яшьрәк булмаганмын, китәр идем дигән теләк уянды. Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә.
Фото: http://nenuna.net/l/rabota-i-biznes/voennaya-sluzhba-po-kontraktu-48016.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250