Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баулыда 82 яшьлек карт базардан куып кайтарыла – нәтҗәдә инфаркттан җан бирә.

Татарстанда прокуратура таләбе буенча 82 яшьлек пенсионерның үлеме буенча җинаять эше кузгатылды.

Баулыда 82 яшьлек Зәйнулла карт ике чиләк бәрәңге сатып, карчыгына даруларга акча эшләү максаты белән җирле базардан куып кайтарылуы, соңрак инфаркттан үлүе хакында җәмәгатьчелеккә билгеле булгач, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков үз идарә тармагы хезмәткәрләренә тикшерү үткәрергә боерган иде.

Татарстан прокуратурасы ачыклаганча, 17 майда Баулы базарында контролер һәм 82 яшьлек пенсионер арасында бәхәс чыга. Контролер халык алдында өлкән яшьтәге кешедән сәүдә мәйданчыгына аренда өчен 50 сум түләргә кирәклеген таләп итә. Карт акча түләүдән баш тарта, моны нигезсез таләп буларак кабул иткән карт ярсыган хәлдә өенә кайтып китә.

Шул ук көнне пенсионер карт йөрәк тирәсендә каты авырту тоя, иртәгесен Баулы хастаханәсенә, анда тикшеренгәннән соң Әлмәт дәвалау оешмасына озатыла. Шунда инфаркттан җан бирә.

Тикшерү барышында прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан "Сәүдә үзәге" оешмасының директоры һәм шунда контролер булып эшләүче аның бертуганыннан сорау алына. Җыелган материаллар тикшерү органнарына җибәрелгән. Шуларга таянып, Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче бүлеге (саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча гаепле кешеләргә карата хокукый гамәлләр куллану мәсьәләсе хәл ителәчәк. Җинаять эшенең тикшерелүен прокуратура үз күзәтүенә алды.

Шул ук вакытта прокуратура җаваплы оешма вәкилләре белән берлектә әлеге сәүдә үзәгендәге санитар норма һәм кагыйдәләр үтәлешен, янгын куркынычсызлыгын, аренда өчен түләүнең канунлы булу-булмавын да тикшерә.

Фото: http://www.business-gazeta.ru/article/133154/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250