Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Белешмәләрне район Эчке эшләр бүлегендә, күпфункцияле үзәктә һәм ...

Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап Эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр.

Хөкем ителгәнлек яки хөкемнән азат ителгәнлек, җинаять эзләвендә булганлык яки аның туктатылганлыгы хакында белешмәләрне дә район Эчке эшләр бүлегендә (2-51-43, 2-57-44), күпфункцияле үзәктә (2-57-33), шулай ук Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә, шулай ук www.gosuslugi.ru интернет-порталы аша да алырга була.

Шулай ук ихтыяри рәвештә бармак эзен алу буенча теркәү дә үткәрелә. Әле теркәү ысулы авыр тормыш проблемалары килеп туганда: кешене бозганда, хәтерен югалтканда, катастрофага очраганда кулланыла. Мондый очракта бармак эзләрен алу төгәл мәгълүмат бирә. Әлеге теркәү ысулы Россия Федерациясе Конституциясе буенча кешенең хокукларын искә алып эшләнә. Теркәү узу өчен гариза, паспорт, 14 яше тулмаганнарга туу турында таныклык кирәк, ди район Эчке эшләр бүлегенең штаб җитәкчесе Рәйхән Мифтахов.
Фото: http://www.24daily.net/?p=28511

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250