Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Белми калма! Беренче балага айлык түләү ничә сум булган?

2018нче елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнә башлады. Ул 1 гыйнвардан соң туган яки уллыкка алынган беренче балага 1,5 яшькә кадәр бирелә.

Әлеге пособиене алуның махсус шартлары бар: әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш, шулай ук РФ территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченчесе һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 14034 сумнан

артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумының 1,5ка тапкырлап билгеләнгән сумма. 2018 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9356 сумны тәшкил итә. ( 9356 х1.5= 14034 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 42102 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала.

2018 елда беренче балага түләүләр суммасы 8490 сумны тәшкил иткән иде, 2019 елдан әлеге сумма 8896 булды.

Бала туганнан соң айлык түләүләрне сорап, 6 ай эчендә район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул вакытта айлык түләү бала туган көннән исәпләнә. Башка очракларда мөрәҗәгать кергән көннән. Түләүләр 1 ел буе түләнә. Тиешле вакыт узгач, аны озайту өчен, кабат социаль яклау бүлегенә килергә кирәк булачак.

Беренче балага тиешле айлык түләүләрне билгеләү өчен түбәндәге документлар тапшырыла:

- паспорт

- баланың туу (уллыкка алу) турында таныклыгы;

-гаилә әгъзаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе;

- банкта ачылган счет реквизитлары ;

Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-57-94,  2-41-37, 2-41-93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев