Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Белми калмагыз: коррупциягә каршы тору буенча кабул итү уздырыла

11 ноябрьдә ТР Иҗтимагый палатасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору буенча кабул итү уздыра

Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш чараларының активлашуы, республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәдә норматив һәм хокук куллану эшен камилләштерү белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гражданлык җәмгыяте институтларының коррупциягә каршы эшчәнлектә ролен арттыру билгеләнә.

Җинаятьләрне кисәтүнең бер ысулы-коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә халык арасында агарту эше.

Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, 136 нчы зал адресы буенча узачак.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 11 ноябрендә 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm, 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев