Берәү – алдый, берәү – алдана яки алданмас өчен нишләргә?
Сатып алучылар белсен иде: киштәдә торган товар астында нинди бәя куелган, аны шул бәядән сатарга тиешләр. Бу сатып алучының хокукы, сатучылар, җаваплы кешеләр бәяне кибет ачылганчы ук алыштырырга тиешләр. “Өлгермәдек” дигән җавап була алмый. Айрат НИЗАМИЕВ
“Түгәрәк өстәл”ебездә бу юлы сөйләшер өчен тема итеп кулланучылар хокукларын яклау юнәлешен сайлап ялгышмаган булдык. Районыбызда проблемалар да шактый, катнашучылардан фикер-тәкъдимнәр, киңәшләр дә күп булды. Сөйләшүдә район прокуроры Айрат НИЗАМИЕВ, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат ГАЛИМУЛЛИН, эшмәкәр Рәсимә СӘГЫЙТОВА, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең (“Роспотребнадзор”) Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлек белгече Гөлназ САФИНА, ТРның Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөрүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ ШАКИРОВАлар (рәсемдә уңнан сулга) катнашты.
Вакыйф ЗӘКИЕВ: – Кулланучылар хокукы проблемасы гомер буе булды. Әмма, килешәсездер, базар шартларында ул тагын да кискенләште. “Моңа аптырыйсы да түгел, базарның төп шарты да берәү алдый, берәү алдана бит инде”, – диеп кенә проблема хәл ителми. Күп очракта авыл кешесе үзенең хокукларын белеп бетерми һәм еш кына, әйдә, ярар, дип кул селти. Бу уңайдан сезнең фикер-киңәшләр газета укучыларыбызга кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Гөлназ САФИНА: – Элекке вазифамда мин үзебезнең район буенча гына эшли идем. Хәзер дүрт районда эшлибез: Арча, Биектау, Әтнә, Балтач. Шуңа күрә чагыштырып карарга, анализларга мөмкинлегем бар. Шушы районнар арасыннан Балтач һәм Әтнәдән мөрәҗәгатьләр азрак. Авыл кешесенең сабырлыгы, тыйнаклыгы үзен сиздерә. Сер түгел, авыл кешесе бит кибеттән яздырып ашамлыгын да, башкасын да ала. Шуңа күрә нинди очракта да аларга каршы сүз әйтми, хәтта хокуклары бозылса да. Әмма теге районнар белән чагыштырганда азрак булса да, ярдәм сорыйлар, киләләр, шалтыраталар. Андыйларга киңәшен дә бирәбез, претензия дә язабыз, бәхәсле очракларда да нәрсәдер эшләргә тырышабыз.
Айрат НИЗАМИЕВ: – Районда техник җиһазлар, башка кыйммәтле көнкүреш кирәк-яраклары сатучылар шактый. Әмма аларның берсендә дә диярлек сервис үзәкләре белән килешүләр юк. Ә бит товар алып кайтканда бу килешүләр төзелергә тиеш. Нәкъ менә шушы килешүләр булмаганга, сатып алучы брак товары белән бергә-бер кала. Шәһәрләрдә бу проблема күптән юк инде, әлегә авыл кешесе аны белеп бетерми. Сатучылар, эшмәкәрләр арасында да нәрсә, ничек икәнен белмәү очраклары шактый. Күрәсең, аңлату да җитми.
Гөлназ ШАКИРОВА: – Без авылларда үткәрелә торган күмәк чараларда катнашырга тырышабыз, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә дә еш булып, даими аңлату эшләре алып барабыз, җирлекләрдә халыкны кабул итәбез, махсус брошюралар таратабыз. Монда шунысы гына бар: күпчелек кеше өчен бу ничектер кирәксез тема кебек кабул ителә, алар аны шулкадәр битараф тыңлый, укучылар да нәрсәгә инде бу, диләр. Әмма арада бу проблема белән бәрелешкән бер-ике кеше барыбер була, алар инде сораулар бирәләр, телефон номерларын алып калалар, кызыксыналар. Һәркем үз башына төшкәч кенә уйлана, эзләнә башлый, кызганычка.
Дәвамы бар.
Вакыйф ЗӘКИЕВ,
Гөлсинә ГАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев