Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер әбине өч кеше талаган

Шушы авылда яшәүче 29 яшьлек хатын һәм аның танышлары - 33 һәм 29 яшьлек ир белән хатын табынны ялгыз пенсионер ханым хисабына дәвам итәргә булган

Тәтешле районы Шулган авылында яшәүче өч кеше авылдашларының өен баскан. 6 гыйнвар иртәсендә 68 яшьлек ханым полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хатын аңа һөҗүм итүләрен һәм акчасын талауларын хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, шушы авылда яшәүче 29 яшьлек хатын һәм аның танышлары - 33 һәм 29 яшьлек ир белән хатын табынны ялгыз пенсионер ханым хисабына дәвам итәргә булган. Компания исерек хәлдә төн уртасында өлкән яшьтәге хатын өенә ишекне бәреп керә. Аны уятып, талаучылар акча таләп итә, кыйный башлый.

Кыйнауга түзмичә, пенсионер акчасын кайда саклавын әйтә. Караклар хуҗабикәнет сумкасыннан акча алып, бәйрәмнәрен дәвам итә.

Пенсионер ханым, дәваханәгә мөрәҗәгать итеп, ярдәм күрсәткәннән соң, өенә кайтарылган. Хатын шунда ук полициягә гариза яза. Җинаятьчеләр тоткарланган. Алар беркайда да эшләмәүче авыл кешеләре булып чыккан. Гаилә парының берничә баласы бар.

Русия Җинаятьләр кодексының 162 мәддәсендә каралган билгеләр — торакка законсыз үтеп керү һәм талау буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: Пиксабай.ру

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал