Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Бер дә гадел түгел...": Луиза Хәйруллинаның әтисе киявен гаепли

20 миллион сумнан артык акча урлаган кассир Луиза Хәйруллина Яңа елны СИЗОда каршы алды. Ул инде биш айдан артык тоткынлыкта. Узган елны иң зур шау-шу куптаруга сәбәпче кеше тикшерү изоляторында Стивен Кинг романнарын укый.

Стивен Кингның "Кара манарасы" циклыннан булган китап СИЗО камерасында ята. Луизага шундый әсәрләр ошый, күрәсең, дип яза Кызыл таң.  

Луиза Хәйруллина журналистлар белән үзен тыныч һәм тыйнак тота, сорауларга бер-ике сүз белән җавап бирә. Ул кулга алынуын да салкын канлылык белән каршы алган иде.  

Ул чакта Хәйруллина акча урлавын, шулай ук иренең комарлы уеннар уйнавын таныды. Маратны телевизион тапшырудан соң ук Уфа аэропортында тоткарладылар, соңрак өй арестына озаттылар. Луизаның әтисе кияве өчен мондый чара белән килешми. Аның фикеренчә, Маратның гаебе хатыныныкыннан ким түгел.  

«Төп гаепле өй арестында, ә Луиза СИЗОда. Бөтен бәла аның аркасында. Бер дә гадел түгел, ә нәрсә эшлисең?» - ди ул.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27750

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев