Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер эшче өстенә экскаватор чүмече төшүдән һәлак булган

Экскаватор йөртүче ялгыш кына техниканың чүмечен хәрәкәткә китергән. Чүмеч бу вакытта экскаваторга ягулык салучы 54 яшьлек эшчегә килеп бәрелгән.

Фаҗига бүген иртән Югары Ослан районы Гребени авылы тирәсендә, М1 автомобиль юлы төзелешендә килеп чыккан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий белдергән.

Ачыкланганча, экскаватор йөртүче ялгыш кына техниканың чүмечен хәрәкәткә китергән. Чүмеч бу вакытта экскаваторга ягулык салучы 54 яшьлек эшчегә килеп бәрелгән. Ир-ат шундук җан биргән.
Әлеге очрак буенча “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев