Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер гаиләне терекөмешле макарон белән агулап үтерергә җыенганнар

Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әлмәт шәһәрендә бер гаиләне терекөмеш белән агуларга ниятләгәннәр. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче өлеше, 30 нчы маддәнең 3 нче өлеше (үтерергә җыену) буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның 3 сентябрендә Әлмәт шәһәрендәге йортларның берсендә, төшке аш вакытында, гаилә әгъзалары үз тәлинкәләрендә һәм макарон пешкән табада терекөмеш шарчыклары таба. Бу вакытта өстәл артында 61 яшьлек хуҗа, аның 55 яшьлек тормыш иптәше, туганының 2004 елгы улы, 29 яшьлек кызы һәм аның 2010, 2017 елгы балалары утыра. Йортта хуҗаның 78 яшьлек әнисе дә була, ләкин ул аерым ашый торган булган.

Йорт хуҗасы бервакыт хәле начараюын сизә. Аның канында терекөмеш күләме арту ачыклана. Тикшерүчеләр, ризыкка терекөмешне өйдә туганнарның берсе салгандыр, дип фаразлый.

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү гамәлләре үткәрелә. Химия экспертизасы билгеләү, йорт хуҗасы әнисенә карата психологик-психиатрия экспертизасы үткәрү мәсьәләсе тора. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Фото: СУ СК Росси по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал

2
X