Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер сайгак һәм 7 тонна ашлык синеке

Узган атнада хокук саклау органнарына районда эш җитәрлек булды, кайда урлашу, кайда янау һәм сугышу, кайда тавыш чыгару… Әмма шушы вакыйгалар арасында «Кама» хужаыгында булганы аерым урын алып тора.

Ашлык алырга килүчеләргә каршы булмыйлар бу хуҗалыкта, ни дигәндә, акчасын да алдан күчереп куялар, бәясе дә жүн генә. Менә ерак Луганск өлкәсеннән ашлык төяргә 5 «Камаз» килеп тә җитә. Ул арада ике машина ашлыкны төяп юлга кузгала. Бу машиналарныӊ каршыларына очраган хуҗалык рәисе телефоннан үлчәүчедән күпме ашлык төягәннәре белән кызыксына һәм гәҗәпкә кала...
«Камаз» машинасына моныӊ кадәр генә ашлык төялергә тиеш түгеллеген чамалаган җитәкче машинаны кире борып, хуҗалыкка кайтара. Яӊадан үлчәүгә машинаны кертәләр, шул ук вакытта амбар хуҗалыгында куелган видеокүзәтү язмаларын да кирегә әйләндереп карыйлар. Күзәтүне караган вакытта, таӊ алдыннан амбар хуҗалыгы янына «ундуртле» машинасыныӊ килеп туктаганы күренә. Машинадан төшүчеләр, кулларына сайгак тотып амбарга кереп, үлчәү янына юл тоталар. Кире чыкканда аларныӊ саны бер кешегә инде ким була. Башваткычта төп чишелеш үлчәүдә икәнлеген аӊлап, үлчәүнеӊ аскы ягын тикшерергә булалар һәм аннан җылы киемнәргә киенгән бер бәндәне табалар. Машиналарныӊ җиӊел килүнеӊ сере бик гади һәм үтемле була. Төялгән машина үлчәүгә кергәч, астагы кеше сайгакны тиешле урынга тыгып гәүдәсе белән баса да, менә сиӊа 7 тонна ашлык ким чыга да.
Төн җиткәнче шушы үлчәү астында утырырга нинди түземлек кирәк икәнен бу кеше үзе генә беләдер, әмма аларныӊ уйлаганнары барып чыкмый. Алдан киткән машина да кире кайтарыла. Әгәр каракларныӊ уйлаганнары барып чыкса, һәр машинадан 7 тонна ашлык ким булганда¸ хуҗалыкка күпме зыян килгәнен чамаларга була. Бу очракта, хуҗалык җитәкченеӊ уяулыгы һәм куелган видеокүзәтүнеӊ урынлы булуына шатланырга гына кала.
Фото: autodvor-mpk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250