Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер вәхшине 9 яшьлек тәрбиягә алган кызын үтерүдә гәеплиләр

Тикшерү барышында, берничә көн алдан бу ир-ат аны бик нык кыйнаганы ачыклана. Бу очракта опекага алган балага табиб чакыртмыйлар...

Татарстан Республикасыныӊ Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Татарстанныӊ Алексеевск районыныӊ 39 яшьлек ир-атына «Балигъ булмаган баланы үтерү» матдәсе буенча эш кузгатылган. Комитетныӊ матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 9 яшьлек баланыӊ гәүдәсе 4 августа авылныӊ бер өендә табылган. Тикшерү барышында, берничә көн алдан бу ир-ат аны бик нык кыйнаганы ачыклана. Бу очракта опекага алган балага табиб чакыртмыйлар.

Бу гаиләдә тәрбиягә алынган бала 2015 елдан бирле яшәгән, аннан тыш бу гаиләдә 7-17 яшьлек 5 бала бар, шуларныӊ өчесе мәрхүм баланыӊ бертуганнары булган. Тикшерүчеләр фикере буенча, гаиләдә балаларга начар караш хөкем сөргән һәм алардан төрле авыр физик эш башкаруларын таләп иткәннәр.

Шулай ук, бу гаиләне күзәтү астында тотарга тиеш булган социаль хезмәткәрләргә дә җинаять эше ачылган.

tatarstan.sledcom.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал