Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бер ханым такси чакыртып 52 меңеннән колак каккан

Сүз финанс мәсьәләсенә килеп җиткәч, ир-ат сумманың бер өлешен түләп куярга сорап махсус сылтама җибәрә.

Чаллыда яшәүче бер ханым аферистка 52 мең сумнан артык акчаны «бүләк иткән». Тикшерүчеләр «Банк счетыннан акча урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәте. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Кыз Казахстанга барыр өчен интернетта юлдашлар эзләү җәмгыятендә теркәлә. Аның үтенеченә «шоферларның» берсе җавап бирә. Җинаятьче аралашуны дәвам итеп, сәяхәтче кызыксындырган сорауларга җавап биргән.  Мондый сөйләшү хатын-кызда шик тудырмаган.

Сүз финанс мәсьәләсенә килеп җиткәч, ир-ат сумманың бер өлешен түләп куярга сорап махсус сылтама җибәрә. Нәтиҗәдә, ханым мәгълүматларын керткәч картасыннан бар акчасы да юкка чыккан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев